Городская детская библиотека - филиал № 16

Ачык ишекләр көне «Үзеңә бәйрәм яса – укы!» (0+)

27 май көнне 16 санлы балалар китапханәсе Гомумроссия китапханәләр көне уңаеннан оештырылган әдәби дулкыннар агымына кушылды.16 нчы санлы балалар китапханәсе укучылары «Эрудитлар өчен библиоринг» интеллектуаль уенында катнашып, әкиятләрне, мәкальләрне, табышмакларны яхшы белүләрен күрсәтә алды. Шулай ук яраткан китап геройларын сәхнәләштерде һәм шул китаплар турында башка укучыларга реклама ясады. «Китапханә турында шаярып һәм җитди» презентациясе укучыларны китапханәдә килеп чыккан мәзәк хәлләр белән таныштырды, китапханәнең бүлекләре, зур һәм кечкенә, иске һәм яңа китаплар турында сөйләде. Көн дәвамында «Китапханә киностайлы» эшләп торды, анда китапханәгә кергән нәниләр мультфильмнар карады.