Городская детская библиотека - филиал № 16

«Иң яхшыларын укырга вакыт»: А.Алиш исемендәге премия лауреатларын укыйбыз Республика акциясе (0+)

6 март көнне 16 нчы санлы китапханә «Иң яхшыларын укырга вакыт»: А.Алиш исемендәге премия лауреатларын укыйбыз Республика акциясенә кушылып, балалар өчен Шәүкәт Галиев, Рафис Корбан, Роберт Миңнуллин әсәрләрен кычкырып уку сәгате уздырды. Бу язучылар – күпләгән балалар китапларының авторлары, аларның шигъриятен беләләр һәм яраталар. Икенче сыйныф укучылары шагыйрьләрнең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышты. Шәүкәт Галиевның «Энәле тун», «Башваткыч» кебек гыйбрәтле һәм кызыклы шигырьләрен тыңлаганнан соң, балалар үзләрен Шәвәли роленә куеп карады, театраль сәләтләрен эшкә җигеп, геройның нинди тапкыр һәм шаян була белүе, төрле көтелмәгән кыен хәлләрдән ничек оста итеп чыга алуын күрсәтте.

Укучылар игътибарына Рафис Корбанның «Төн кая китә?» шигырьләр китабы тәкъдим ителде. Китап аша балалар шагыйрьнең табигатькә, хайваннар дөньясына һәм туган ягыбыз Татарстанга багышланган шигырьләре белән танышты, авторның әсәрләрен тыңлады һәм үзләре дә укыды,с викторина сорауларына җавап бирде.

Р.Миңнуллинның «Татлы кычыткан», «Мин мактанчык түгел!» кебек шигырьләрен балалар рухланып укыды.

Татар шагыйрьләренең яхшылыкка өндәүче, шаян шигырьләрен укып, аларның үзенә җәлеп итеп, балалар дөньясына алып кереп китүен һәм нәни шигырь сөючеләр күңелендә онытылмаслык эз калдыруын аңлыйсың.