«Кырык үлем аша үлемсезлеккә» батырлык дәресе (6+)
Муса Җәлилнең тууына 113 ел тулу уңаеннан 16 нчы санлы китапханә өченче сыйныф укучылары өчен татар шагыйре-патриотның тормышына һәм иҗатына багышланган «Кырык үлем аша " исемле батырлык дәресе үткәрде.
Чарада балалар Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты, аның биографиясеннән кызыклы вакыйгалар белән таныштылар, шулай ук герой-шагыйрь батырлыгы турында белделәр. Видеороликтан балалар Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә күп телләргә тәрҗемә ителгән «Моабит дәфтәрләре» - Муса Җәлилнең танылган шигырьләре турында белделәр.
Балалар Муса Җәлилгә багышланган һәйкәлләр белән таныштылар һәм шәһәребездә шагыйрьнең истәлеген мәңгеләштергән урыннарны искә төшерделәр. Аннары укучылар рус һәм татар телләрендә үзләренең яраткан шигырьләрен укыдылар һәм Муса Җәлилнең шул исемдәге шигыре буенча төзелгән «Кызыл ромашка» мультфильмын карадылар.
Чара ахырында балалар герой-шагыйрьнең шигырьләр генә түгел, ә бөтен гомере һәм фаҗигале язмышы ныклык һәм батырлык үрнәге булып тора, һәм без үзебезнең якташыбыз белән горурланырга тиеш дигән нәтиҗә ясадылар.