Городская детская библиотека - филиал № 16

«Көзге мәрхәмәтлелек атналыгы» акциясе (0+)

16 нчы санлы китапханә «Көзге мәрхәмәтлелек атналыгы – изге эшләр эстафетасы» акциясендә катнашты.

Әлеге акция кысаларында 6 сентябрь көнне китапханә Балалар йортындагы инвалид балалар өчен «Игелек нурлары белән балалар дөньясын җылыт» исемле хәйрия акциясе оештырып, аларга китапханә укучылары тарафыннан җыелган балалар китапларын бүләк итте. 7 сентябрьдә китапханә хезмәткәрләре, игелек һәм хөрмәт йөзеннән, «Ветеранга – китап» хәйрия акциясе белән сәламәтлеге чикләнгән булу сәбәпле китапханәгә килә алмаучы өлкән пенсионерлар янына барды. 10 сентябрьдә «Үзеңне тылсымчы итеп той» түгәрәге кысаларында һәм балаларны ташландык материалдан төрле кул эшләре ясарга өйрәтү максатында, иҗади остаханәгә йөрүче балалар өчен «Эко-могҗиза» исемле мастер-класс үткәрелде. 11 сентябрь көнне китапханә хезмәткәрләре пенсионерлар белән «Спорт – сәламәтлекнең нигезе» исемле  сәламәтлек сәгате уздырды. Хезмәткәрләр А.С.Стрельникова системасы буенча дәвалану гимнастикасы комплексын күрсәтте.

Шундый чаралар уздыру игелекле гамәлләр кылырга омтылыш тудыруда, волонтерларда, китапханә ярдәмчеләрендә гомумкешелек әхлак кыйммәтләренә ихтирам хисе формалаштыруда булыша, тормышта үз урының турында уйланырга, башкаларның кайгысын уртаклашырга, аларның хәленә керә белергә өйрәтә.