Городская детская библиотека - филиал № 16

«Джанни Родари фантазияләре» Шәһәркүләм иҗади бәйге

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

Бәйгенең төп максаты – танылган итальян язучысы Джанни Родари иҗатын популярлаштыру. Бәйгедә мәктәпкәчә яшьтәге, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр, шулай ук гомумбелем бирү мәктәпләрендә укучы балалар катнаша ала.

Бәйге өч номинациядә уздырыла:
– «Родариның яраткан әкиятләре» – Джанни Родари әдәби әсәрләрен (яисә әдәби әсәрдән өзекне) сәнгатьле итеп уку бәйгесе;
– «Сеньор Родари фантазияләре» – Джанни Родари әдәби әсәрләрен (яисә әдәби әсәрдән өзекне) сәхнәләштерү бәйгесе;
– «Родари әкиятләре дөньясында» – язучының әдәби әсәрләре буенча рәсем бәйгесе.
Бәйге түбәндәге яшь төркемнәрендә үткәрелә:
 – 4-6 яшьлек балалар;
– 7-9 яшьлек балалар;
– 10-12 яшьлек балалар;
– 13-16 яшьлек балалар.

Бәйгенең нигезләмәсе

Бәйгедә катнашу өчен гаризалар, бәйге эшләре, түләү турында квитанцияләр 2020 елның 13 гыйнварыннан 11 февраленә кадәр Чаллы шәһәре, Сөембикә проспекты, 37 нче йорт, 170 нче фатир (43/06-170) адресы буенча 16 нчы санлы китапханәдә яки cbs_filial16@mail.ru  электрон почтасына кабул ителә.