«Старт! Игътибар! Китап!» Китапханәдә ачык ишекләр көне
Искәртү урнаштыру: / Скачать бу календаре
Китапханәдә «Старт! Игътибар! Китап!» дип исемләнгән ачык ишекләр көне узачак.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм башлангыч сыйныф укучылары өчен «Китап укучы бул, дустым!» экскурсиясе үткәреләчәк. Алар театральләштерелгән формада яңа китаплар һәм китапханә белән танышачак.
Уртанчы сыйныф укучылары өчен «Китап корабында белемнәр диңгезе буйлап» китапханә дәресе әзерләнә. Көн дәвамында балалар китапханәдә яраткан мультфильмнарын карый алачак. Бу көнне «Үзеңне тылсымчы итеп той» түгәрәге эшен башлап җибәрәчәк. Тагын да күбрәк яхшы кәеф алырга теләүчеләр фотозонада «Китапханәче Гоша» инсталляциясе янында фотога төшә алачак.
Көн азагында китапханә янындагы мәйданчыкта волонтерлар белән берлектә «Старт! Игътибар! Китап!» флэшмобы узачак.
Барыгызны да бәйрәмдә көтеп калабыз!