«Яңа ел кәефе»: китап күргәзмәсе
Искәртү урнаштыру: / Скачать бу календаре
Балаларның да, өлкәннәрнең дә көтеп алган иң тылсымлы һәм әкияти бәйрәме якынлаша. Китапханәбездә 15 декабрьдән 30 декабрьгә кадәр эшләячәк «Яңа ел кәефе» дигән китап күргәзмәсе могҗизалар һәм тылсым дөньясына чумарга, Яңа ел бәйрәме турында кызыклы мәгълүмат алырга ярдәм итәр. Күргәзмәдә Кыш Бабай һәм Кар Кызының барлыкка килү тарихы, Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәренең гореф-гадәтләре белән танышырга мөмкин булачак. Катнашучылар шулай ук бәйрәм тылсымын тояр өчен, өйне бизәү, үзгәртү серләре буенча бик күп файдалы киңәшләр таба алачак. Бәйрәмгә әзерләнергә һәм үз кулларың белән якыннар, туган-тумачалар өчен яңа ел бүләге ясарга ярдәм итүче китап һәм журналлар тәкъдим ителәчәк. Рәхим итегез!