Городская библиотека - филиал № 15

«Үз Республикаңны ярат» Туган якны өйрәнү видеобәйгесенең нәтиҗәләре билгеле (12+)

27 май көнне 15 нче санлы китапханә «Үз Республикаңны ярат» Туган якны өйрәнү видеобәйгесенә йомгак ясады. Бәйгедә барлыгы 4 эш: «Чаллының үткәне – хәзергесе янында» номинациясендә 2 эш, «Казан турында ни сөйләрсең?» номинациясендә 1 эш, «Татарстандагы яраткан урыннар» номинациясендә 1 эш тәкъдим ителде. Эшләр түбәндәге критерийлар буенча бәяләнде: эчтәлеклелек, грамоталылык һәм стиль, иҗади яктан үзенчәлеклелек. Жюри карары буенча дипломнар түбәндәге катнашучыларга тапшырылды:

«Чаллының үткәне – хәзергесе янында» номинациясендә:

1 нче урын – Зәйниев А.Х.

2 нче урын – Фәйзуллин Я. И.

«Казан турында ни сөйләрсең?» номинациясендә:

3 нче урын – Кадырова Д. И.

«Татарстандагы яраткан урыннар» номинациясендә:

2 нче урын – Вихарев М.Д.