Городская библиотека - филиал № 15

«Шәһәребез урамнары алар исеме белән аталган» (6+)

27 май көнне 15 нче санлы китапханә Кирисилидзе бульварында Гомумроссия Китапханәләр көне уңаеннан патриотик акция оештырды. Акция кысаларында Тамази Кереселидзеның хатыны Надежда Ивановна һәм «Тамази. Цена безопасной дороги» китабы авторы, ТР Журналистлар берлеге әгъзасы Вильданова Наилә Исхак кызы белән очрашу узды. Китап үлгәннән соң Кызыл Йолдыз Ордены белән бүләкләнгән милиция лейтенантының тормышы һәм батырлыгы турында бәян итә. Укучылар өчен «Мин чәчәк атучы Татарстанда яшим» туган якны өйрәнү уены үткәрелде.  Ул өч турдан торды: «Туган якны өйрәнүче белгечләр», «Кырлар буенча да, урманнар буенча да йөрибез без», «Татарстанда шундый урыннар бар»; «Республикабыз турында унөч кызыклы факт» һәм «Яр Чаллы турында унөч кызыклы факт» викториналары. Акциядә алдан игълан ителгән «Үз Республикаңны ярат» исемле туган якны өйрәнү видеобәйгесенә йомгак ясалды. Балаларга һәм өлкәннәргә «Татарстан язучылары – укучыларга», «Татарстан язучылары – балаларга» китап күргәзмәләре тәкъдим ителде.