«Тормышта безне канун саклый» Мәгълүмати-хокук сәгате (12+)
19 март көнне 15 нче санлы китапханә өлкән сыйныф укучылары өчен «Тормышта безне канун саклый» исемле мәгълүмати-хокук сәгате уздырды.
Балаларга канунның хокук һәм сәясәтнең символы булуы, бер яктан, анда гаделлек һәм хокук, икенче яктан сәяси көч һәм максатчанлык берләшүе турында сөйләнде. Укучыларны канунчылык һәм хокукның тарихи фактлары кызыксындырды: аерым алганда, XIX гасыр башында Алманиядә Урман урлау турында канун хакында мәгълүмат алды. Әлеге норматив акт гади халык хокукларын бозуның мисалы булып тора. Кануннар арасында күп илләрдә, шул исәптән Россиядә дә, Төп канун яисә Конституция аерылып торуы һәм ул югары юридик көчкә ия булуы турындагы мәгълүмат та балалар өчен кызыклы булды. Укучылар «Канун һәм хакимият» видеосын карады, хөкүмәт һәм хокук өлкәсендә танылган акыл ияләре Аристотель, Цицерон, Джон Локк, Шарль Монтескьелар белән танышты. Канунчылык өлкәсендәге латин гыйбарәләре һәм терминнары турында белде, «Барыбыз өчен дә канун мөһим!» исемле күргәзмәдә тәкъдим ителгән юридик әдәбият белән бик кызыксынып танышты.