Китапларга кунакка чакырабыз! (6+)
23 сентябрь көнне 15 нче санлы китапханә коллективы беренче сыйныфлылар өчен «Китапларга кунакка чакырабыз!» дигән экскурсия һәм әкиятләр буенча видеовикторина уздырды.
Балалар тәүге тапкыр китапханә тупсасыннан атлап керде һәм аның бүлекләре, балалар китаплары белән танышты, үз-үзеңне дөрес тоту һәм китап уку кагыйдәләрен белде. Укучыларга дөньяның үзенчәлекле һәм матур китапханәләренә багышланган видео күрсәттеләр. Балалар өчен әкиятләр буенча видео викторина әзерләнде һәм үткәрелде.
Барысы да ачык ишекләр көнендә китапханә укучыларына әверелде.