«Һәр яшьнең – үз матурлыгы»: Өлкәннәр көненә бәйрәм кичәсе (12+)
24 сентябрь көнне 15 нче санлы китапханә Өлкәннәр көне уңаеннан «Һәр яшьнең – үз матурлыгы» дигән бәйрәм кичәсе уздырды.
Бәйрәм чарасын балалар котлаулары ачып җибәрде. Алар шигырьләр сөйләде, җырлар башкарды, үзләре ясаган открыткаларны бүләк итте. Чарада өлкән буын вәкилләре төрле күңелле бәйгеләрдә һәм танып белү уеннарында катнашты.
Чараның партнерлары - «КамКомБанк», 44 һәм 45 мәхәлләләр җирле иҗтимагый үзидарәләре.
Кичә өчен «Шатлык остаханәсе» китап күргәзмәсе һәм «Чишмә» клубы әгъзаларының кул эшләре күргәзмәсе оештырылган иде.
Катнашучылар чарадан яхшы кәеф һәм уңай тәэсирләр алып кайтып китте.