«Хокук буенча яшә»: хокукый акция (12+)
22 сентябрьдә 15 нче санлы китапханә Кереселидзе бульварында өлкән сыйныф укучылары өчен «Хокук буенча яшә» хокукый акциясе уздырды.
Балаларга «Хокук буенча беренче ярдәм» дигән белешмәлекләр таратылды. Укучылар, ике командага бүленеп, бик теләп «Без һәм полиция» тест-уены, «Конституция атамалары» һәм «Кыскартылган сүзләр белгечләре» бәйгеләре сорауларына җавап бирде. Акция «Без законнарны беләбез» исемле флешмоб белән тәмамланды.