«Александр Невскийның тормышы һәм батырлыклары турында»: экспресс-әңгәмә (12+)
4 августта көн дәвамында 15 нче санлы китапханә, Россиядә Александр Невский елы уңаеннан, өлкәннәр өчен «Александр Невскийның тормышы һәм батырлыклары турында» дигән экспресс-әңгәмә уздырды.
Чара барышында укучылар Александр Невский тормышыннан кызыклы фактларны белде. Ул дүрт яшендә сугышчылар сафына алыну йоласын үтә; уналты яшендә хакимлек итә башлый; егерме яшендә - Нева сугышында, егерме ике яшендә Боз өсте сугышында җиңү яулый; үз гомерендә ул бер тапкыр да җиңелүгә дучар булмый һ.б.
«Тарихи фактлар» уенында һәм «А.Невский сораулар һәм җавапларда» викторинасында чарада катнашучылар кенәз турында белгәннәрен тикшерә алды.
Шулай ук көн дәвамында «Александр Невский» фильмыннан өзекләр күрсәтелде.
Чарага «Россиянең бөек исеме – Александр Невский» дигән китап күргәзмәсе оештырылды.