Городская библиотека - филиал № 15

«Һөнәрләр парады»: интеллектуаль-танып белү уены (12+)

6 август көнне 15 нче санлы китапханә урта мәктәп яшендәге балалар өчен көн дәвамында  «Һөнәрләр парады» дигән интеллектуаль-танып белү уены үткәрде.

Бу көнне китапханәгә килгән балалар «Егетләр - кызлар, ә һөнәр бер», «Һөнәри викторина», «Һөнәри тест» викториналары сорауларына җавап бирде, «Һөнәрләр чылбыры», «Кем нәрсә белән шөгыльләнә?» уеннарында катнашты, киләчәктә үзләре сайларга хыялланган һөнәр турында мәгълүмат белән уртаклашты.