«Әтиемә охшыйсым килә!» шигырь укучылар бәйгесе нәтиҗәләре (0+)
«ҮКС» МБУнең 15 нче санлы китапханәсендә 19 февраль көнне Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Әтиемә охшыйсым килә!» шигырь укучылар бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды.
Бәйгедә мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Эшләр түбәндәге критерийлар буенча бәяләнде: темага туры килү, башкару осталыгы, текстны яхшы белү, сөйләмнең сәнгатьлелеге һәм башкару үзенчәлеге, өстәмә эффектлар куллану.
Бәйге өч номинациядә узды:
– «Россия шагыйрьләренең шигырьләрен иң яхшы уку»;
– «Татар шагыйрьләренең шигырьләрен иң яхшы уку»;
– «Иң сәләтле башкаручы»
Белешмәләр өчен телефон: 52-69-06.
[su_spoiler title="Бәйге нәтиҗәләре" style="fancy" icon="folder-1"]
«Россия шагыйрьләренең шигырьләрен иң яхшы уку» номинациясендә
5-7 яшь төркемендә:
1 нче урын – Әхмәтшин Шамил Мөсәвир улы
2 нче урын – Галиәхмәтов Тамирлан Руслан улы
3 нче урын – Хафизов Марат Артур улы
8-10 яшь төркемендә:
1 нче урын – Шуркина Ульяна Григорьевна
2 нче урын – Пылаева Виктория Александровна
3 нче урын – Михайлов Семен Сергеевич
«Татар шагыйрьләренең шигырьләрен иң яхшы уку» номинациясендә
5-7 яшь төркемендә:
1 нче урын – Гәрәев Искәндәр Рузиль улы
2 нче урын – Шәйдуллин Раил Эдуард улы
3 нче урын – Шиһапова Эмилия Ирек кызы
8-10 яшь төркемендә:
1 нче урын – Хөснетдинова Арина Артур кызы
2 нче урын – Камалтдинова Ильвина Илнур кызы
«Иң сәләтле башкаручы» номинациясендә
5-7 яшь төркемендә:
1 нче урын – Иванова Елизавета Владимировна
2 нче урын – Вәлиева Ясминә Ранис кызы
3 нче урын – Нәҗмиев Расим Илдар улы
8-10 яшь төркемендә:
1 нче урын – Скрипченко Марк Константинович
2 нче урын – Сабирҗанова Эвелина Динар кызы
3 нче урын – Галиева Самира Рөстәм кызы
[/su_spoiler]
Китапханә балаларны бәйгегә әзерләгән әти-әниләргә, тәрбиячеләргә һәм укытучыларга рәхмәт белдерә. Барлык катнашучыларга киләчәктә иҗади уңышлар телибез!