«КАМАЗ – Чаллының горурлыгы» шәһәркүләм лэпбуклар бәйгесе нәтиҗәләре билгеле булды (6+)
5 ноябрь көнне 15 нче санлы китапханәдә «КАМАЗ» заводына нигез салынуга 50 ел булуга багышланган «КАМАЗ – Чаллының горурлыгы» шәһәркүләм лэпбуклар бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды.
Бәйгедә шәһәребезнең 23, 50, 15 нче урта мәктәпләре, 57, 58, 29 нчы гимназияләре, 84 нче лицей-интернаты, 86 нчы мәктәп-интернатында белем алучы 10 яшьтән алып 13 яшькәчә балалар катнашты.
Бәйгедә җиңүчеләр исемлеге:
«Яңа заман күзлегеннән КАМАЗ» номинациясендә 10-12 яшьлекләр төркемендә җиңүчеләр:
1 нче урын – Камил һәм Рәзилә Рәүзетдиновлар;
2 нче урын – Зәкиев Кәрим;
3 нче урын – Кустенева Аделина.
«Яңа заман күзлегеннән КАМАЗ» номинациясендә 13-14 яшьлекләр төркемендә җиңүче – Пронина Полина.
«Зур илнең автогиганты» номинациясендә 10-12 яшьлекләр төркемендә җиңүчеләр:
1 нче урын – Матросова Дарьяна;
2 нче урын – Хәбиров Камил;
3 нче урын – Харисова Амелия.
«Зур илнең автогиганты» номинациясендә 13-14 яшьлекләр төркемендә җиңүче –Бондаренко Диана.
Катнашучыларга рәхмәт белдерәбез. Киләчәктә дә иҗади уңышлар һәм яңа үрләр яулавыгызны теләп калабыз!