Городская библиотека - филиал № 15

«Кул эшендә күңел бизәкләре» (12+)

25 октябрь көнне 15 нче санлы китапханәнең «Чишмә» клубында «Кул эшендә күңел бизәкләре» исемле иҗади кичә узды.

Клуб әгъзалары белән очрашуга ташлардан һәм сәйләннән хатын-кыз бизәнү әйберләре ясау остасы Алинә Талипова килде. Ул үзе һәм иҗади эшчәнлеге турында сөйләде. Чигү эше Алинәнең кул эшләре арасында аерым урын алып тора. Остабикәнең кул җылысы һәм күңел бизәкләре сувенир яисә бүләк булырлык матурлык тудыра. Алинә ташлар белән ике елдан артык эшли. Аның эшләре Инстаграмм, Вконтакте социаль челтәрләрендә, Осталар ярминкәсе интернет сайтында тәкъдим ителә. Ул балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә мастер-класслар үткәрә. Үзенчәлекле кул эшләре һәм бизәнү әйберләреннән торган күргәзмә белән таныштырып һәм сәйлән үрүнең килеп чыгу тарихына кереп чумып, кунагыбыз кабатланмас фантазия һәм матурлыкны чагылдыручы хатын-кыз бизәнү әйберләрен кечкенә генә сәйләннәрдән тезеп ясау серләре белән уртаклашты. Фетрдан хатын-кыз брошкасын ясау буенча «Көз» дип исемләнгән мастер-класс катнашучыларның барысына да ошады. Күпмедер вакытка булса да яшь остабикәләргә әйләнгән клубылар зур кызыксыну белән тыңлап утырды һәм төсләрне сайларга, элмәкле җөй белән чигәргә, эчке ягын эшкәртергә һәм аксессуарны дөрес кулланырга өйрәнде. Кичәнең гамәли өлеше күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар белән ныгытылды.