«Китап дөньясына беренче адым» (0+)
26 сентябрь көнне 15 нче санлы китапханә мәктәпкәчә яшьтәге балаларны «Китап дөньясына беренче адым» исемле театральләштерелгән экскурсиягә чакырды.
Нәни кунакларны әкият герое Зирәк Василиса образындагы алып баручы каршы алды. Ул «Китапханә» атамасының нинди ике сүздән торуы, аның ничек барлыкка килүе һәм ни өчен кирәклеге турында сөйләде. Балалар «стеллаж», «формуляр», «бүлгеч», «абонемент» кебек үзләре өчен яңа төшенчәләрне белде. Алар янына кунакка Убырлы карчык керде, ул да китапханәгә язылырга теләген белдерде. Балалар белән бергәләп ул китапханә кагыйдәләре белән танышты, китапны яисә журналны дөрес итеп уку турында аңа яшь китап сөючеләр сөйләп бирде. Убырлы карчыкның «Китап укучы балалар әкиятләр яратамы?» дигән соравына балалар бик теләп үзләренең яраткан әкиятләрен атады. Экскурсия «Китапханәдә үзеңне тоту кагыйдәләре», «КИОКА-Китапханә» мультфильмнарын карау белән тәмамланды, шуннан соң нәниләр беренче тапкыр китапханә бүлекләре һәм китаплар саклану урыны буйлап йөрде һәм китапханә кагыйдәләрен белү мөһим икәнлегенә төшенде .