«Көнне иртәнге зарядкадан башлыйбыз!» (18+)
11 сентябрь көнне 15 нче санлы китапханә, «Көзге мәрхәмәтлелек атналыгы – изге эшләр эстафетасы» акциясе кысаларында, пенсионерлар арасында «Көнне иртәнге зарядкадан башлыйбыз!» исемле урамда спорт сәгате уздырды. Кайбер пенсионерлар чарага үзләренең спорт инвентарьларын да алып килгән иде. Моның белән спорт аларга көр күңелле, дәрт-дәрманлы, булырга, тормышны яратырга һәм «сәламәт тәндә – сәламәт рух»ны сакларга ярдәм итүен күрсәтте. Акциядә катнашучылар буыннар активлыгын арттыручы, йөрәк эшчәнлеген яхшыртучы күнегүләр турында, организмның төрле авыруларга каршы торучанлыгын арттыру өчен нинди ризыклар кулланырга кирәклеге хакында белде. Актив сәламәт тормыш рәвеше алып баручы Т.М.Лебедеваның чыгышы барысы өчен дә кызыклы булды. Ул күптән түгел скандинавия йөреше белән шөгыльләнә башлады һәм хәтта үзенең тарафдарларыннан команда җыя алды!
Китапханәче сәламәт тормыш рәвешен пропагандалаучы китаплар турында сөйләде һәм иртәнге зарядка өчен берничә гади, әмма файдалы күнегүне тәкъдим итте. Чарага килүчеләрнең барысы да канәгать калды һәм, саф һавада очрашып, физик күнегүләр ясау, аралашулар ешрак булсын иде, дигән теләктә калды.