«Зәңгәрсу күк астында» (12+)
10 сентябрь көнне көзге мәрхәмәтлелек атналыгы – изге эшләр эстафетасы кысаларында 15 нче санлы китапханә урта сыйныф укучылары өчен «Зәңгәрсу күк астында» исемле экология сәгате уздырды. Мультимедиалы презентация ярдәмендә балалар шәһәребез буйлап виртуаль экскурсиягә кузгалды – Энтузиастлар, Тинчурин, Боровецк һәм Шишкин бульварларында булды, «ТКХ эшчеләре», «Зодиак билгеләре», «9 май» һ.б. скверларын күрде. «Туган як киңлекләре. «Түбән Кама» милли паркы» видеоролигы балаларга әлеге парк белән якыннанрак танышырга булышты. «Легендада яшәүчеләр» һәм «Нәниләр авызыннан яисә таныш түгел танышлар» викториналары сорауларына җавап биреп, укучылар үзләре яхшы белгән үсемлекләр турында тагын да күбрәк кызыклы фактларны белде. «Эко-светофор» уены исә урманда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен тагын бер кат исләренә төшерде. Чара азагында барысы да Чаллы ягы табигате турындагы китаплар белән танышты.