«Яр буе» паркы территориясен җыештыру (12+)
10 сентябрь көнне 15 нче санлы китапханә хезмәткәрләре, гражданлык җаваплылыгы күрсәтеп, үз теләкләре белән «Яр буе» паркы территориясен җыештыруда катнашты. Елга ярындагы һәм парк зонасындагы чуп-чарларны җыештырып, китапханәчеләр әйләнә-тирә мохитнең чисталыгын саклауга үз өлешләрен кертте. Чиста, чүп-чарсыз шәһәрдә яшәве һәм йөрүе күпкә рәхәтрәк бит. Табигатькә күпмедер дәрәҗәдә ярдәм итә алуыңны аңлау исә тагын да илһамландыра.