«Мәрхәмәтлелек балачактан башлана» исемле әдәби-танып белү сәгате (6+)
«Көзге мәрхәмәтлелек атналыгы – изге эшләр эстафетасы акциясе кысаларында 15 нче санлы китапханә башлангыч сыйныф укучылары өчен «Мәрхәмәтлелек балачактан башлана» исемле әдәби-танып белү сәгате уздырды.
Төрле тормыш хәлләре мисалында балаларга «яхшылык» һзм «явызлык», «ярдәмчеллек» һәм «түземлелек», «кайгырту» һәм «ярату» төшенчәләренең мәгънәсе турында сөйләнде. Укучылар илһамланып яхшы сүзләр һәм уйлар турында сөйләште, «яхшылык» сүзе кергән мәкаль-әйтемнәрне искә төшерде, изге эш-гамәлләр нәтиҗәсендә генә бердәмлек һәм бер-береңне аңлауга ирешергә мөмкин икәнлеген аңлады.
Чара барышында В.Осееваның хикәяләре кычкырып укылды. Укучылар «Мәрхәмәтлелек нурлары», «Изге гамәлләр», «Яхшы һәм явыз әкият геройлары» уеннарында катнашты, Ирина Полюшконың яхшылык турындагы шигырьләрен укыды. Чара «Ак эт һәм челән» мультфильмын карау белән тәмамланды.