«Чын йөрәктән изге эш» (6+)
5 сентябрь көнне 15 нче санлы китапханә «Көзге мәрхәмәтлелек атналыгы – изге эшләр эстафетасы» акциясендә актив катнашты.
Атналыкның «Мәрхәмәтле башлангычлар көне» дип аталган беренче көнендә китапханә хезмәткәрләре һәм аның укучылары «Чын йөрәктән изге эш» исемле гадәти булмаган күргәзмә оештырды. Аның өчен җыелган кием-салым һәм кирәк-ярак әйберләре ярдәмгә мохтаҗ күп балалы матди хәле начар булган гаиләләргә тапшырылды. Китапханәнең әлеге ярдәме бик вакытлы булды, чөнки балалар һәм өлкәннәр өчен киемнәр, тормыш-көнкүреш әйберләре үзләренең яңа хуҗаларын тиз тапты.