«Пушкин Лукоморьесы» (6+)
6 һәм 10 июнь көннәрендә 15 нче санлы китапханә мәктәп яны лагере балалары өчен «Пушкин Лукоморьесы» исемле күңел ачу-уен программасы үткәрде.
Балаларны бөек шагыйрь иҗаты белән бәйле төрледән-төрле әдәби уеннар, биремнәр, бәйгеләр көтте. Иң башта балалар язучының тормыш юлындагы кызыклы фактлар белән танышты. Укучылар шагыйрьнең үз-үзен каләм белән рәсемгә төшерүе, яраткан тәрбиячесе Арина Родионовнага карата ихтирамы һәм аңа багышлап язган «Няне» шигыре, француз телен бик нык яраткан өчен «француз» кушаматы тагулары һ.б. турында белде. А.С.Пушкинның матур китаплары белән танышып, балалар «Пушкин кадры», «Яраткан Пушкин әкиятләре» викториналарында актив катнашты. Күңел ачу программасын «Биремнәр сандыгы» бәйгесе дәвам итте. Анда балаларга авторның китапларына таныш иллюстрацияләрне табарга кирәк булды. Шулай ук «Әкияттән канатлы сүзләр», «Алтын әтәч» сүзе», «Әкиятне бел» һ.б. бәйгеләрдә катнаштылар. Балалар бик теләп шагыйрьнең «Зимнее утро», «Няне», «Осень», «Роза» кебек танылган шигырьләрен укыды. Китапханә бинасында «Пушкин көне» исемле китап күргәзмәсе һәм Пушкинга багышланган фотозона урнаштырылды. Чара А.С.Пушкинның төгәлләнмәгән «Сказка о медведихе» әкияте буенча төшерелгән видеоролик карау һәм «Руслан һәм Людмила» поэмасыннан өзекне сәнгатьле итеп уку белән тәмамланды.