«Әниләребез өчен» бәйрәме
Искәртү урнаштыру: / Скачать бу календаре
Китапханәче кунакларны бәйрәмнең барлыкка килү тарихы һәм «әни» сүзенең төрле телләрдә ничек яңгыравы белән таныштырачак Балалар әниләренә котлау шигырьләре укыячак һәм бәйрәм җыры җырлаячак. Чара барышында кызлар һәм малайлар тавышларыннан әниләрен танырга тырышачак, «Әниеңнең портретын яса» һәм «Әниеңне бизә» конкурсларында катнашачаклар. Әниләр өчен «Нечкәбил», «Балам минем» конкурслары әзерләнәчәк. Балалар әниләре белән бергә әйлән-бәйлән уйнаячак һәм әкиятләр буенча төзелгән «Шаян викториналар» сорауларына җавап бирәчәк.