Городская детская библиотека - филиал № 14

Җиңү китергән солдат, батырлыгың мәңге онытылмас!  (12+)

7 май көнне 14 санлы китапханә хезмәткәрләре батырлык сәгате уздырды.

Очрашу башында китапханәче укучыларга сугышның фаҗигале башлануы, бик күпсанлы югалтулар, фашизмны җиңүгә ирешүдә безнең илнең һәм аның хәрби көчләренең роле турында искә төшерде.

Чарада уртанчы сыйныф укучылары катнашты. Дәрестә Бөек Ватан сугышының тарихи яктан әһәмиятле вакыйгалары, герой-шәһәрләр, сугышның герой-балалары турында сөйләнде, сугыш еллары җырлары башкарылды,  К. Симонов, А. Твардовскийларның шигырьләре укылды. Балалар сугыш чоры документаль кадрларын зур дулкынлану белән карады. Метроном тавышлары астында, сугышта һәлак булганнарны искә алып, бер минутлык тынлык игълан ителде. Дәрес бергәләп «Прадедушка» җырын башкару һәм «Сугыш турында укыйбыз, сугыш турында онытмыйбыз…» китап күргәзмәсен карау белән тәмамланды.

Балалар әлеге чара ярдәмендә солдатларның тормышка, Ватанга зур мәхәббәте үрнәгендә ныклык, батырлык, кыюлык һәм каһарманлык төшенчәләре турында уйлана алды.