Үткән сугыш хәтирәләре
28 нче апрельдә безнең китапханәдә язучы, композитор, танылган халык җырларын башкаручы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, запастагы подполковник - Рубис Таҗиәхмәт улы Зарипов белән очрашу кичәсе булып узды. Кичәдә мәктәп укучылары, укытучылар, балалар бакчасы тәрбиячеләре катнашты.Кичә Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланды һәм Рубис абыйның сугыш темасын чагылдырган "Хәтер сандыгымнан", "Тугрылык", "Әсир коллыгы" китаплары тәкъдим ителде. Әсәрләр буенча әңгәмә, рәхимсез сугыш еллары турында сөйләшү, язучының 1941 елда сугышка китеп, Мәскәү өчен барган көрәшләрдә һәлак булган әтисе истәлегенә; әсирлеккә эләгеп, мең газаплар белән туган якларга кайтып егылган авылдашлары истәлегенә барып тоташты.Китаплардан өзекләр укылды. Әйтерсең, бу китаплар бер-берсен дәвам итәләр. Дәһшәтле сугыш күпме балаларны ятим иткән, күпме кешеләр авырулардан, ачлыктан үлгәннәр... "Вакыт галиҗанәпләренең үз кимчелекләре бар, - дип яза Рубис Зарипов, - ул ераклаша, ераклашкан саен оныттыра... Безнең бу сугышны онытырга хакыбыз юк". Кичәдә автор яңа шигырьләрен укыды, үзе язган җырларын башкарды.