Барысы да гаиләдән башлана (12+)
15 май көнне һәр кешегә катнашы булган иң якты бәйрәмнәрнең берсе - Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә! Бу бәйрәм хөрмәтенә 14 нче санлы китапханә хезмәткәрләре яшүсмерләр өчен «Барысы да гаиләдән башлана» дигән әдәби-танып белү сәгате үткәрде.
Чара башында балаларга һәр кешенең тормышында гаиләнең әһәмиятле урын алып торуы турында сөйләде. «Нинди гаилә кыйммәтләре иң мөһиме?», «Гаиләдә безне нәрсә берләштерә?», «Без якыннарыбызны нинди итеп күрергә телибез?» дигән сораулар күтәрелде. Яшүсмерләр белән бергә төп сюжетта гаилә тормыш-көнкүреше, гореф-гадәтләргә тугрылык һәм катлаулы хәлләрдән чыга белү турында китаплар белән таныштылар. Бу А. Алексинның «Дневник жениха», «А тем временем где-то» әсәрләре, Д. Сабитованың «Где нет зимы» повесте һ.б. Әлеге китаплардан өзекләр укылды.
Балалар фикер алышуда актив катнашты, теге яки бу хәлдә геройларга үзләрен ничек тотарга кирәклеге турында үз фикерләрен белдерде. Китапханәче психолог Ирина Чесновадан өч «У» кагыйдәсен китерде. Бу кагыйдәләрне үтәп, ата-аналар белән дус-тату яшәргә мөмкин.
Чара «Өлкәннәр һәм балалар бер планетада» тренингы белән дәвам итте. Анда ике гаилә командасына бүленделәр. Балалар һәр гаилә әгъзасының әһәмиятен ачыклады. Шуннан соң аларга «Яраткан гаилә әкиятләре буйлап» викторинасы сорауларына җавап бирергә, музыкаль номерда катнашырга, әниләргә мөмкин кадәр күбрәк матур сүзләр әйтергә кебек барлык кызыклы биремнәрне үтәргә кирәк булды. Балалар барлык биремнәрне уңышлы җиңеп чыкты.
Чара һәркем үзен гаиләдә яраткан һәм бәхетле итеп тойсын, үпкәләүләр һәм ызгыш-талаш булмасын, ә онытылмас бәхетле мизгелләр күбрәк булсын дигән теләкләр белән тәмамланды.