Городская детская библиотека - филиал № 14

Конфет ашадыңмы – кәгазен ташлама, аны файдалы эштә куллан! (6+)

Бүген конфетлар балалар арасында да, өлкәннәр арасында популяр, димәк, һәрберебез конфет кәгазе белән дә таныш. 14 нче санлы китапханә хезмәткәрләре мәктәп яны лагере балаларын, конфет кәгазенең барлык серләрен ачу өчен, аның барлыкка килү тарихына мавыктыргыч сәяхәткә алып китте.  

Аны беренче уйлап тапкан кеше булып Томас Эдисон санала икән, ул - лампочка уйлап чыгарган кеше. Ә «фантик» сүзе исә фантлы уеннан барлыкка килгән, чөнки конфет кәгазе - иң популяр «фант» ул.

Балалар бик зур кызыксыну белән конфет кәгазьләренең төрләрен өйрәнде, әйләнә-тирә мохиткә нинди зыян китерә алулары турында белде. Шулай ук алар конфет кәгазьләрен куллану һәм аларны аяк астына атарга ярамавы, ә үзең һәм башкалар өчен файдалы итеп тормышта кулланырга өйрәнү турында мәгълүмат алды. Һәркем, фантазиясен эшкә җигеп, конфет кәгазьләреннән кызыклы һәм файдалы әйберләр - китап кыстыргычлары, гөлләмәләр, фото өчен рамкалар, кәрҗиннәр ясый һәм хәтта карнавал костюмнары тегә ала.  

Төсле матур конфет кәгазьләре төрле уеннарда да кулланылырга мөмкин. Балалар бик теләп «Фантиклар белән уйнарга ярый!» бәйге программасында катнашты. Алар бер өем конфет кәгазьләренең парларын тапты, матур келәм итеп тезде, уч төбеннән фантикны очырту буенча ярышты. Яраткан тәм-том турында җыр һәм биюләр дә читтә калмады. Чара бик күп  фантиклардан торган салют белән тәмамланды.