Городская детская библиотека - филиал № 14

«Буйсынмас Ленинград» Батырлык сәгате (6+)

22 гыйнвар көнне 14 нче санлы китапханәдә «Кызгылт-сары квадрат» («Оранжевый квадрат») клубы кысаларында «Буйсынмас Ленинград» дигән батырлык сәгате узды.

Быел Ленинград блокадасы өзелүгә 75 ел була. Китапханәче сөйләгәннәрне тыңлап һәм шул авыр көннәрнең  фотоларыннан әзерләнгән презентация слайдларын карап, укучылар 1125 көнгә сузылган Ленинград өчен көрәшнең Бөек Ватан сугышында гына түгел, ә бөтен дөнья тарихында иң дәһшәтле, иң героик һәм фаҗигале битләренең берсе булуын искә төшерде.

Зур шәһәрнең 900 көн дәвамында кансыз дошман блокадасы шартларында яшәве һәм батырларча илбасарларга каршы көрәшүе кебек башка мисалны кешелек белми. Көннән-көн азык-төлек запаслары кими, юкка чыга. Ленинградлыларның бердәнбер ризыгы икмәк була. Балаларга көненә 125 грамм ипи кисәге бирәләр. Укучыларга блокада икмәге кисәге күрсәтелде.  

Чара барышында А. Ахматованың «Мужество», В. Вольтман-Спасскаяның «По воду» шигырьләре яңгырады. Укучылар Таня Савичева көндәлеге белән танышты, «Блокадада калганнарның истәлекләре» видеоязмасын карады, Д.Шостаковичның «Ленинградская» дигән икенче исем алган танылган Җиденче симфониясен тыңлады.

Чара азагында катнашучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алды.