Городская детская библиотека - филиал № 14

«Туган телем - тере сулы чишмә» шигырь укучылар бәйгесе

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

21 февральдә бөтен дөнья Халыкара Туган тел көнен билгеләп үтә. Татарстанда төрле милләт кешеләре яши һәм эшли. 14 нче санлы китапханә әлеге күренекле көн уңаеннан нәфис сүз укучылар бәйгесе игълан итте. Конкурста катнашу өчен Чаллы шәһәренең урта гомумбелем бирү мәктәпләрендә укучы 7-10 яшьлек балалар чакырыла. Бәйге программасына Россия, Татарстан Республикасы, БДБ илләренең балалар язучылары әсәрләрен уку кертелгән. Конкурста катнашучылар бу бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, җир йөзендә күптөрле телләр барлыгы турында беләчәкләр. Һәрбер кеше исә үз телен яхшы белергә, үз халкы белән горурланырга тиеш.