Городская детская библиотека - филиал № 14

«Республикам минем – Ватаным» очрашу кичәсе

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

Чара китапханә тарафыннан «Домостроители» җирле иҗтимагый үзидарәсе белән берлектә оештырылачак һәм үткәреләчәк. Кичә кунаклары үзләренең хезмәтчән яшьлек еллары һәм лаеклы ялда ни белән шөгыльләнүләре турында сөйләячәк. Ветераннар төрле викторина һәм бәйгеләрдә катнашачак, республикабыз һәм шәһәребез турында  презентация караячак. Бәйрәм программасына шулай ук шигырьләр, җырлар һәм котлаулар кертеләчәк. Кунакларны 10, 73 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр тәбрикләячәк. Кичәдә бер генә ветеран да игътибарсыз калмас. Хөрмәткә лаек әлеге кешеләр барчабызга да тормыш сөючән, күтәренке рухлы булулары, дуслары һәм фикердәшләре әйләнәсендә яхшы итеп эшли дә, ял да итә белүләре белән үрнәк күрсәтә.