Городская детская библиотека - филиал № 14

«Туган телем – бөек Тукай теле»

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

Бөек Тукайга багышланган чаралар китапханәбездә һәрвакыт кызыклы үтә һәм яратып кабул ителә. Бу юлы да чарабыз шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында бик күп кызыклы һәм танып белү мәгълүматларына бай булачак. Балалар ясаган рәсемнәрдә Г.Тукай әкиятләренә «җан керәчәк», шагыйрьнең шигырьләренә язылган җырлар башкарылачак. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның Г.Тукай шигырьләрен матур итеп сөйләве һәм «Бала белән күбәләк» әсәрен сәхнәләштереп күрсәтүе көтелә. Китапханәдә «Шүрәлеләр иле» исемле шагыйрьнең авыр тормыш юлы һәм аның иҗаты турында сөйләүче китап күргәзмәсе урнаштырылачак. Китап укучылар кечкенә Апушның ачы ятимлек еллары, туган җиренә һәм халкына мәхәббәт уяткан рухи ватаны – Кырлай авылы турында беләчәк, Тукайның бөек әсәрләре белән танышачак.