Городская детская библиотека - филиал № 14

«Балачакның якты мизгеле"

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

Шәүкәт Галиев танылган балалар язучысы, шагыйрь, күренекле татар әдәбияты эшлеклесе. Балалар өчен ул барлыгы 30 дан артык китап язган. Габдулла Тукай, Абдулла Алиш, Г. X. Андерсен халыкара премияләре белән бүләкләнгән язучы. ТР Президенты Указы белән 1995 елда Шәүкәт Галиевка татар әдәбиятын үстерүдә күрсәткән хезмәтләре өчен Татарстан Республикасының халык шагыйре дигән мактаулы исем бирелә.

Чарада катнашучылар Шәүкәт Галиев иҗаты белән танышачаклар. Сугыш турындагы әсәрләргә аерым игътибар биреләчәк. «Әткәйгә хат» поэмасыннан өзекләр, «Балачак балладасы», «Нюра»шигырьләре укылачак. «Минем беренче гомерем» автобиографик повесте сугыш елларындагы балалар тормышы белән таныштырачак. «Шәвәлидән табышмаклар» дигән викторина үткәреләчәк, балалар язучының гыйбрәтле һәм кызыклы шигырьләрен укыячаклар.