«Һәрвакыт тынычлык булсын!»
Искәртү урнаштыру: / Скачать бу календаре
Чара сугыш турында шигъри юлларга багышлана һәм үсеп килүче буынга дәһшәтле сугыш елларының ачысын тоярга мөмкинлек бирәчәк. Очрашу барышында «Оранжевый квадрат» клубы әгъзалары башкаруында яңгыраячак шигырьләр һәм ком рәсемнәре әлеге кичәгә җиңүче солдат белән горурлану һәм ниндидер бер моңсулык хисе өстәячәк. Марафонда балалар хәрби тематикага шигырьләрне сәнгатьле итеп уку һәм комда рәсемнәр ясау аша үзләрендә туган хис-кичерешләрне белдерә алачак.
Чара Мәдәни инициативалар Президент фонды ярдәмендә «Китапханәдә скрайбинг «Китапны җанландыр» проектын тормышка ашыру кысаларында узачак.