«Сәламәт яшәү рәвеше: яңа үзгәрешләр яки тормыш зарурилыгы»
Искәртү урнаштыру: / Скачать бу календаре
Дискуссия сәламәт яшәү рәвеше төшенчәсенең асылын ачыклау белән башланачак. Укучыларга дискуссиядә катнашырга, «Үз сәламәтлегегезне ничек кайгыртасыз?», «Сезнең тормышта сәламәтлек нинди урын алып тора?» кебек сорауларга җавап бирергә тәкъдим ителәчәк. Һәр катнашучы үз фикерен белдерә, файдалы киңәшләре белән уртаклаша алачак. Балалар «Мин сәламәтлекне сайлыйм», «Юк!» дияргә өйрән» тренингларында катнашачак. Шулай ук бу көнне чарага килүчеләр өчен «Мин сәламәт булсам – илем дә нык булыр» дигән китап күргәзмәсе әзерләнә, анда сәламәтлек, спорт турында китаплар белән танышырга мөмкин булачак. Чара азагында һәр катнашучы «Мин сәламәтлекне сайлыйм» дигән буклетлар алачак.