Городская библиотека - филиал № 13

Китапханә турында

13 нче санлы җәмәгать китапханәсе 1978 елның сентябрендә ачыла. Шушы 40 ел эчендә китапханәнең китап фонды 4607 дән 25 500 данәгә кадәр үсте. Аның хезмәтләре белән елына 3 меңләп кеше куллана.

Китапханә туган якны өйрәнү, хәрби-патриотик, гражданлык хокукы, эстетик, экологик тәрбия, сәламәт тормыш рәвешен  пропагандалау юнәлешләре буенча максатчан эш алып бара. Яшьләрне хәрби-патриотик рухта тәрбияләүдә булышучы «Россия вакыты» программасы буенча эшли. Шәһәребезнең 27, 32, 33 нче мәктәпләре,  инвалид балалар өчен 68 нче махсус коррекция мәктәбе, 72 нче санлы «Антошка» һәм 110 нчы санлы «Курочка Ряба» балалар бакчалары белән хезмәттәшлек итә. Социаль партнерлар арасында – «ТИСБИ» идарә университеты, Политехника көллияте, Чаллы педагогия көллияте, шулай ук Автозавод районының Башкарма комитеты, «Романтиклар» яшүсмерләр өчен ишегалды клубы һәм «Яшүсмер» шәһәр яшүсмерләр берләшмәсе.

Китапханә Яңа шәһәрнең 22, 23, 24, 25, 26, 48, 49, 50, 51 мәхәлләләре, «Яшьлек» яңа микрорайоны, Боровецкое шәхси секторында яшәүчеләргә хезмәт күрсәтә. 

Китапханәнең җитәкчесе – Ибраһимова Валентина Степановна.