Городская библиотека - филиал № 13

«Китапханә белән дуслаш» (6+)

27 май – Гомумроссия китапханәләр көне кысаларында 13 нче санлы китапханәдә Ачык ишекләр көне узды. Яшь китап сөючеләр «Зирәк дәүләт» исемле танып белү сәяхәтенә юл тотты, «Кил. Укы. От» әдәби викторинасында катнашты. Чаралар барышында катнашучылар Борынгы заман китапханәләре үсеше тарихы, Рус дәүләтендәге князь Ярослав Мудрый туплаган беренче китапханә, Иван Грозный китапханәләре серләре белән таныша алды. «Укыйм һәм танып беләм…» квест-уенында укучылар үзләренең белемнәрен һәм тапкырлыкларын сынау белән бергә яңа кызыклы китаплар, язучылар, рәссамнар иҗаты белән таныша алды.

«Китап белән бергә үс, бала!» фото-акциясендә дә актив катнаштылар.

Яшенә карамастан, үзе белән дусларын китапханәгә алып килүчеләр бүләккә – яңа китапка ия булды.