Городская библиотека - филиал № 13

Үзебез яшәгән дөньяны саклыйк (6+)

Халыкара экологик белемнәр көне кысаларында, 22 апрель көнне 13 нче санлы китапханә хезмәткәрләре әдәби-экологик сәяхәт уздырды.

Әлеге чараның максаты – яшь буынның игътибарын экологик культурага тарту һәм табигать турындагы әдәбият белән таныштыру. Яшь китап сөючеләр дөньяның төрле почмакларына сәяхәт итте, читтән торып тыюлыкларда булды, сирәк хайваннар турында белде, Кызыл Китап белән танышты һәм балалар шагыйрьләренең шигырьләрен укыды. Экологик хикәяләрне һәм әкиятләрне тыңлаганнан соң, фикер алышуда катнаштылар,табигатьтә үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр.  

Чара азагында балалар «Экологическая коровка» мультфильмыннан өзекне карады.