«Иң яхшыларын укырга вакыт»: А.Алиш исемендәге премия лауреатларын укыйбыз Республика акциясе (6+)
6 март көнне 13 нче санлы китапханә, «Иң яхшыларын укырга вакыт»: А.Алиш исемендәге премия лауреатларын укыйбыз Республика акциясенә кушылып, укучылар белән бергә А.Алиш исемендәге премия лауреатларының әсәрләрен укыды һәм сәхнәләштерде.
Чара барышында татар һәм рус телләрендә Ш.Галиев, Р.Миңнуллин, Л.Шәех, Ф.Сафин, Р.Корбан, Р.Бәшәр һәм башкаларның шигырьләре укылды. Яшь чаллылылар сәнгатьле итеп укып кына калмады, үзләренең артистлыгын, сөйләм чисталыгын күрсәтте.
Чара ахырында балалар «Алиш эзләре буйлап» исемле күргәзмәдәге китаплар белән кызыксынып, аларны кулларына алып карады, үзләренә таныш «Сертотмас үрдәк», «Бикбатыр белән биккуркак» кебек хикәяләрне күреп куандылар. Аннан соң балалар яраткан язучыларының китаплары белән фотога төшә алды.