Городская библиотека - филиал № 13

Ишегалды бәйрәмнәребез (6+)

13 нче санлы китапханә ишегалды бәйрәмендә актив катнашты. Микрорайонда яшәүчеләр өчен  «Китап белән яшәү - уңышка илтә!» дигән китапханә мәйданчыгы оештырылды.

Чарада катнашучылар күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар белән танышты, яраткан авторларының шигырьләрен укыды, төрле уен биремнәрендә, халык сүзе һәм йолаларына багышланган викториналарда катнашты. «Кәрия – Зәкәрия», «Йөзек салыш», «Инеш», «Хоровод» кебек фольклор уеннары күңелле һәм файдалы үтте. 

Ишегалды бәйрәме уңай тәэсирләр, яхшы кәеф, шатлык хисләре бүләк итте.