Городская библиотека - филиал № 13

«Онытырга ярамый»: очрашу кичәсе (12+)

13 нче санлы китапханә, Халыкара фашист концлагерьлары тоткыннарын азат итү көне якынлашканда, «Онытырга ярамый» дигән очрашу кичәсе оештырды.

Чарага бала вакытта Латвиянең «Куртенгоф» Саласпилс концентрацион лагеренда тоткында булган кешеләр – В.И.Теленков һәм В.И.Нестеренко чакырылды. Алар кансыз рәвештә җәзалаулар, кешеләр өстендә медицина өйрәнүләре алып бару, фашистларның явызлыгы һәм лагерьларда олыларныкыннан бер дә аерылып тормаган кеше яши алмаслык шартлар турында үзләренең балачак хатирәләре белән уртаклашты. 

Китапханәче фашистларның биш «үлем лагере» белән таныштырды. Укучылар шул куркыныч вакыйгаларга багышланган шигырьләрне укыды. Очрашуда катнашучылар «Колокольный набат» аудиоязмасын тыңлады, «Икенче бөтендөнья сугышы концлагерьлары» видеоязмасын һәм «Балачакны искә алып» документаль фильмыннан өзекне карады.

Илебездә шул вакыйгаларның шаһитлары көннән-көн кими бара, шунлыктан дәһшәтле сугыш еллары турында үзләре сөйләү мөмкинлеге булган очрашу тоткында булганнарның үзләре өчен генә түгел, безнең өчен дә бик мөһим. 
«Бу диварлар артында җир сыкрый»… Саласпилс мемориаль комплексына кергән урында урнашкан таш плитәдә шул сүзләр чокып язылган.

Әлеге чара Икенче бөтендөнья сугышының иң куркыныч битләре - концлагерьлары һәм аларның корбаннары турында күзаллау тудырды.