Городская библиотека - филиал № 13

«Куркынычсыз Интернет» мәгълүмати-уен сәгате (6+)

5 февральдә «Куркынычсыз Рунет атналыгы» Бөтенроссия акциясе кысаларында 13 нче санлы китапханә мәгълүмати-уен сәгате уздырды

Китапханәче укучыларга Интернет, аның мөмкинлекләре, шул ук вакытта андагы куркынычлар турында сөйләде. «Куркынычсыз Интернет» электрон презентациясе ярдәмендә балалар бөтендөнья челтәренең безнең тормышка нинди файда китерүе һәм интернетта кирәгеннән артык озак вакыт уздыруның зыяны турында белде. Шулай ук Интернетта җинаятьчеләр, зарарлы программалар, интернет-хулиганлык кебек куркыныч очраклары каралды. Уен барышында балалар мәгълүмат куркынычсызлыгы төшенчәсе ни ул, Бөтендөнья челтәре кулланучылар алдында нинди аралашу мөмкинлекләре ача дигән сорауларга җавап бирде; кирәкле мәгълүматны эзләде, мультимедиа файлларын үзенә күчерде. Төрле көрәшләрдә бергә катнашучы, үзара смс-хәбәрләр язышучы,  хәл белешүче виртуаль дуслар турында сөйләштеләр, файллар һәм сайтларга сылтамалар белән уртаклаштылар.
Интернет челтәрендә вакытны файдалы итеп уздырыр өчен һәм шул ук вакытта виртуаль дөнья куркынычларына юлыкмас өчен, китапханәче Интернетны куркынычсыз итеп куллану турында китап һәм мәкаләләрне тәкъдим итте.