Көзнең иң популяр китабы
Узәк китапханәнең 13 филиалында китап сөючеләр өчен “Һәр китапның уз укучысы” дигән чара узды.Һәр ел фасылының уз кәефе, ә бу уз чиратында укылган китаплар турында уйланулар, фикер алышуга тәисир итә, эз калдыра. Укучыларның кәефләре китапка карата мөнәсәбәтне формалаштыруда зур роль уйный. “Көзнең иң популяр китабы” акциясендә катнашучыларга узләренә нык ошаган китапның исемен әйтергә, анын турында фикерләрен язарга тәгъдим ителде. Чара үзенең беренче минутларында ук халыкны кызыксындырды, китапханәгә керуче һәрбер кешенең игтибарын җәлеп итте. Бер сәгать эчендә уз фикерләре белән 30 лап кеше уртаклашты. Махсус чара өчен ачылган дәфтәр битләрендә уз язуларын: балалар, яшьләр, олы яшьтәге апалар, абыйлар калдырды.
Биредә ук "Дөнья әдәбиятының гузәл әсәрләре мирасы" дип аталган күргәзмә дә эшләде. Монда тәгъдим ителгән китаплар беркемне дә битараф калдырмады. Чара дәвамында күргәзмәгә куелган китаплар буенча укучылар бик актив үз фикерләре белән уртаклашты. Укылган әсәрләр булса да күргәзмәдәге китапларны укучылар янәдән алды, шуңа да гүзәл әсәрләр даими алышынып торды.
Халыкның информацион ихтыяҗларын канәгатләндеру максатыннан, “Мин укырга яратам” дигән экспресс сорау алу оештырылды.
Акциянең уңышлы моменты булып “Укуга бер минут вакыт бүлеп бир “ исемле флэшмобны билгеләп була. Флэшмоб яшьләр арасында бик популяр, шуңа да нәкъ менә шундый формада уздыру идеясын китапханәчеләр дә , яшь буында бик ошатып каршы алды. Балалар зур энтузиазм белән укыдылар. Әсәрнең бер фрагментын укыр өчен аларга бер минут вакыт тәлап ителде. Бу чараның максаты: китап укыр өчен әллә ни куп вакыт түгел, ә теләк булырга тиеш.
Популяр китап акциясе барышында “ Үзе укыган китапны укучы башка китап сөючегә тапшыра” дип аталган буккроссинг оештырылды. Һәр теләге булган укучы китапханәгә уз китапларын алып килде. Биредән алар яңа укучылар эзләп мавыктыргыч сәяхәткә юнәлде.