Городская библиотека - филиал № 13

Елмаегыз, сез китапханәдә (6+)

Китап һәм китап укуны пропагандалау, җәмәгатьчелек һәм шәһәрдәшләр игътибарын китапханә эшчәнлегенә җәлеп итү максатында, китапханәбез «Елмаегыз, сез китапханәдә» исемле әдәби фотосалон оештырды. Шәһәрдәшләребез яраткан китаплары фонында үзенчәлекле итеп фотога төшә алды. Ретро стилендә фотосурәткә төшү өчен, теләгән һәр кеше үз образын төрле аксессуарлар белән тулыландырды, һәрберсе үз стилен, яраткан авторын сайлады.

 Фотоаппарат объективы каршында әдәби һәм әкияти геройлар килеп басты, алар катнашучыларга әдәби образларын матур, хисле, креатив итеп тудырырга ярдәм итте. Яшьләр исә, хыялдагы образларын тормышка ашырып, яраткан персонажлары кыяфәтенә яисә үзләренә ошаган фантастик әсәр герое образына керә алды. 

Китапханәдәге фотосалон укучыларга буш вакытларын кызыклы китап укып уздырырга, укыган китаплары турында фикерләре белән уртаклашырга, яңа китаплар белән танышырга мөмкинлек бирде. Балалар өчен китапханә буенча экскурсияләр оештырылды. Әлеге чара яңа белемнәр һәм кичерешләргә тулы тылсымлы китап дөньясына алып кереп китте барысын да.  

Акциянең иң яхшы фотолары китапханәнең «Әдәби фотосалон» дип аталган календарена кертеләчәк.