Городская библиотека - филиал № 13

Игелек өләшик (6+)

«Көзге мәрхәмәтлелек атналыгы – изге эшләр эстафетасы #ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» акциясе кысаларында 13 нче санлы китапханә хезмәткәрләре балалар өчен әдәби уеннар үткәрде.

Яшь китап сөючеләр әдәби геройларны танып белде, әкият аланында кунакта булды, табышмаклар тукталышында ял итте, тизәйткечләрне аңлаешлы итеп әйтергә өйрәнде һәм тартмачыктан яхшы китапларны сайлап алды. «Балалар, әйдәгез дус яшик!» уенында исә В.Катаевның «Цветик-семицветик» һәм В.Осееваның «Волшебное слово»  әсәрләре геройларының уңай һәм тискәре сыйфатларын ачыклады.