Городская библиотека - филиал № 13

Бөек шагыйрьнең иҗат остаханәсендә (6+)

А.С.Пушкинның 220 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, 10 июнь көнне 13 нче санлы китапханә «Бөек шагыйрьнең иҗат остаханәсендә» исемле әдәби кунакханә уздырды.

Чарага килгән балалар А.С.Пушкинның әкиятләр дөньясына юл тотты, аларның һәрберсендә кунак булды, Пушкин әкиятләре геройлары белән очрашты. Яшь китап сөючеләр «Пушкин әкияте нинди матур» әдәби эстафетасында катнашты, кроссвордлар чиште, бергәләп әкият сөйләде, чикләвекләрдәге сораулар буенча Пушкин әкияте героена сыйфатлама төзеде. Уен ахырында исә Лукоморье картасын җыйдылар.

Чара «Сказка о царе Салтане» мультфильмын карау белән тәмамланды.