«МИРАС» – балалар өчен клуб
«Мирас» клубы 2003нче елдан эшләп килә. Клубның девизы: «Мирасы бар халыкның киләчәге бар».
Клубның төп максаты: яшь буында туган як тарихын, танылган якташларыбызның тормышын һәм эшчәнлеген өйрәнүгә кызыксыну уяту, туган төбәктә яшәүче халыкларның мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә карата ихтирам һәм горурлык хисе тәрбияләү.
Клуб утырышлары айга бер тапкыр әңгәмәләр, китап укучылар конференцияләре, бәйгеләр, танылган кешеләр ( шагыйрьләр, язучылар, музыка осталары, рәссамнар, туган якны өйрәнүчеләр һ.б.ш.) белән очрашулар, бәйрәмнәр, клубка йөрүчеләрнең иҗади эшләре күргәзмәләре рәвешендә үтә.
Үткәрелү урыны: Яр Чаллы шәһәренең 12нче санлы татар китапханәсе. Адресы: Ш, Усманов урамы, 48нче йорт.
Клубның җитәкчесе: Шаихова Алмазия Зиннур кызы.
Элемтә өчен телефон: (8552) 35-33-86.
2021 ЕЛГА КЛУБНЫҢ ЭШ ПЛАНЫ
Үткәрү вакыты |
Чараның исеме һәм үткәрү формасы
|
Җаваплы |
Гыйнвар |
«Татарстан - дуслык иле, Һәрбер милләт аның гөле» телдән журналы (6+) |
Шәехова А.З. |
Февраль |
«Туган телләр була бер генә – Туган телнең кадерен бел генә» Халыкара туган тел көненә багышланган танып белү сәгате (6+) |
Шәехова А.З.
|
Март |
«Шагыйрь күңеле - тормыш көзгесе» З.Минһаҗева белән очрашу кичәсе (6+) |
Шәехова А.З. |
Апрель
|
«Мәңге яши, яшьни Тукай» әдәби-музыкаль кичә (6+) |
Шәехова А.З. |
Май
|
«Мәңге сүнми торган хәтер» батырлык дәресе (6+)
|
Шәехова А.З. |
Сентябрь
|
«Һәр җәүһәрдә - халкым тарихы» фольклор бәйрәме (6+) |
Шәехова А.З. |
Октябрь
|
«Шәҗәрә - тәрбиянең асыл ташы» шәҗәрә кичәсе (6+)
|
Шәехова А.З. |
Ноябрь
|
«Сабый күңелле шагыйрь» Л.Лерон иҗаты буенча әдәби сәгать (6+) |
Шәехова А.З. |
Декабрь
|
«Мәкаль-әйтемнәр иле» брейн-рингы (6+)
|
Шәехова А.З. |