Городская библиотека - филиал № 12

«Ялкын» журналы – минем рухи юлдашым» (6+)

 

15 мартта 12 нче санлы татар китапханәсе югары сыйныф укучылары белән берлектә «Ялкын» журналы – минем рухи юлдашым»  исеме астында яшүсмерләр журналына күзәтү ясады. Журналның  95 еллык тарихын чагылдырган электрон презентация ярдәмендә укучылар «Ялкын» журналы тарихы, аның «Ачыш», «Шәхес», «Тәҗрибә», «Иҗат» рубрикалары белән танышты.

«Ялкын» — урта һәм олы яшьтәге мәктәп балаларының айлык татар журналы. Ул 1924 елдан бирле чыга. Абдулла Алиш, Муса Җәлил премияләре лауреаты.